news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең юбилей концерты булды

Үзәкнең 20 ел эчендә Төмән һәм Төмән өлкәсе буенча башкарган эшләре, нәтиҗәләре сәхнәдәге зур экраннан чагылып барды.

Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең юбилей концерты булды
http://yanarish72.ru/

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 20 ел дәвамында халык иҗатын саклау һәм үстерү, патриотик тәрбия, культураны күтәрү, ял оештыру, татар телен саклау юнәлешендә эш алып барган Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең «Сезнең белән 20 ел» исемле юбилей концерты узды.

Юбилей концерты башланыр алдыннан фойеда тамашачыларны традицион милли киемнәр кигән кыз һәм егет чәкәк белән каршы алды. Шулай ук биредә декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе, фото-зона оештырылган иде.Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Бәйрәм тантанасын матур бизәлгән сәхнәдән үзәк хезмәткәрләре Зөлфинә Минибаева һәм Ринат Гарифуллин алып барды. Үзәкнең 20 ел эчендә Төмән һәм Төмән өлкәсе буенча башкарган эшләре, нәтиҗәләре сәхнәдәге зур экраннан чагылып барды.

Төмән өлкәсе хакимияте һәм Татарстан хакимияте арасында иҗади, мәдәни һәм дуслык элемтәләрен үстерү һәм ныгыту өлкәсендә хезмәттәшлек нәтиҗәсендә дә татар мәдәният үзәге татар халкының мирасын саклап калу һәм популярлаштыру буенча системалы иҗади эш алып бара.

Шушы юбилей концертында тамашачылар арасында Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та бар иде. Ул зал тутырып килгән төмәнлеләрне сәламләгәннән соң, үзәк хезмәткәрләрен юбилейлары белән котлап, аларның эшләрен югары дәрәҗәдә бәяләп, киләчәктә тагын да югары уңышларга ирешүләрен теләде. Һәм Бөтендөнья татар Конгрессы исеменнән үзәккә костюмнар алу өчен сертификат тапшырды.

Залны тутырып килгән тамашачылар, кунаклар алдында татар мәдәнияте үзәгенең иҗади коллективлары, Тубылдан килгән «Тубыл кызлары» төркеме чыгыш ясадылар. Ә шушы чарага махсус килгән Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм улы — «Яңа йолдыз» вокаль проектының финалисты АкБулат төмәнлеләрне матур җырлары белән шатдандырды.

Тамашачылар татар үзәгенә, хезмәткәрләренә якты киләчәк, иҗади уңышлар, халкыбызны матур концертлары белән гел шатландырып торуларын теләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100