Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан татарлары «Җиӊү кайтавазы» бәйгесен игълан итте
Видеоларны бергә туплап, фильм итеп ясарга җыеналар.
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышында Җиӊүнеӊ 75 еллыгын каршылап, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте «Җиӊү кайтавазы» исемле хәтер чарасы-бәйге игълан итә. Бу турыда Бөтендөнья татарлары конгрессы хәбәр итте.
Бу чара өч юнәлештә үткәреләчәк:
1. «Өчпочмаклы солдат хатлары». Яу кырларыннан язылган солдат хатларын барлау, хатны уку, хат белән бәйле вакыйганы сөйләү, хатны язучы яугир турында хәтирәләр белән бүлешү.
2. «Бабам медале». Сугышта катнашкан туганнарыгызныӊ медаль-орденнары турында сөйләү.
3. «Тыл хатирәләре». Тылда фидакарь хезмәт күрсәткән кешеләрнеӊ истәлекләре. Сугыш чоры балаларыныӊ истәлекләре.
Кабул ителгән видеолар YouTube каналына урнаштырыла һәм ахырда видеофильм итеп бергә туплана. Нәтиҗәләр ноябрь аенда ясала.
Әлеге бәйгедә катнашу өчен видео төшереп, социаль челтәрләрдә #Өчпочмаклысолдатхатлары #бабаммедале #тылхатирәләре #нкатрб хештеглары белән урнаштыра яисә nkatrb@mail.ru электрон почтасына җибәрә аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз