news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән татарлары Индрәй авылында Сабан туена җыелган

Баш батыр исемен быел да Айрат Арипов алган.

(Казан, 8 май, "Татар-информ"). Төмән районының Индрәй авылында 4 май көнне бәйрәм булган. Ел саен индрәйлеләр май башында авыл көнен Сабан туе итеп оештыра. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

"Бәйрәмнең төгәл көне һава торышына бәйле. Мәктәп янындагы мәйданда сәхнә ясала, өлкәннәр өчен урындыклар тезелә. Авыл эшмәкәрләре сату итә. Балалар өчен уеннар уздырыла. Шунда ук спонсорлар бүләк иткән балалар мәйданчыгы булу – быел алар өчен чиксез шатлык булды. Батут та килеп утырган. Ә инде төп игътибарны милли көрәш белән сәхнә җәлеп итә", диелгән бу хәбәрдә.

Сабан туе дин әһеле хәер-фатихасы белән ачылган. Көрәш түгәрәгенә авылның батырлары җыелган, канат тартышканнар, чүлмәк ватканнар, капчык киеп, кашыкка йомырка салып, сулы чиләкләр эленгән көянтәне күтәреп йөгергәннәр, кайчы белән бүләкләр кискәннәр.

"Сәхнәдә берсеннән-берсе оста, сәләтле авылдашларның җыр-моңнары агылды, биюләрен карадык. Театр елы булгачмы, төрле күренешләр дә сәхнәләштергәннәр. Халык рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, аралашты. Баш батыр исемен быел да Айрат Арипов алды", дип хәбәр итә Гөлнур Вәлиева. 

news_right_1
news_right_2
news_bot