“Сәйяр” труппасына нигез салучы Габдулла Кариевның тууына — 130 ел

Ул драматург, артист, режиссер буларак танылган шәхес

(Казан, 8 май, “Татар-информ”). Бүген танылган драматург, артист, режиссер, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариевның тууына 130 ел тула.

Габдулла Кариев (чын исеме − Миңлебай Хәйруллин) 1886 елның 8 (20) маенда Чистай өязе Күлбай-Мораса авылында туган. Баштан туган авылында, 1886 елдан алып Такталы авылы мәдрәсәсендә белем алган. 1902 елда Җаек каласына күчеп киткән. Ул белем алган мәдрәсә имамы малае Камил Мотыйгый аңа бик зур йогынты ясаган.

1907 елның җәендә, К. Мотыйгый киңәше буенча, егет Түбән Новгород ярминкәсенә бара һәм анда “Россиянең беренче мөселманнар драма артистлары труппасы”на иярә, анда ул Кариев сәхнә исеме белән чыгыш ясый.

1908 елдан ширкәт җитәкчесе буларак “Мосафир артистлар җәмгыяте” труппасына идарә итә, соңрак бу төркем “Сәйяр” (бу исемне Габдулла Тукай куша, ул күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә) буларак танылу ала. Г. Кариев җитәкчелегендәге труппаның беренче спектакле 1908 елның 12 гыйнварында Уральск каласында тамашачыларга тәкъдим ителә.

1915 ел азагыннан алып 1918 елның җәенә кадәр Габдулла Кариевның иҗади тормышы чәчәк ата. Ул “Галиябану”, “Таһир белән Зөһрә”, “Яшь гомер” әсәрләрен сәхнәләштерә һәм аларда җаваплы рольләр башкара. Аның тырышлыгы белән репертуарда тәрҗемә әсәрләре арта. Театр сәхнәсендә Николай Гогольнең “Ревизор”, Александр Островскийның “Без вины виноватые”, Антон Чеховның “Вишневый сад”, Максим Горькийның “Мещане”, Генрих Гейненың “Альмансор”, Нариман Наримановның “Надиршах”ы куела.

1918 елның сентябрендә труппаның бер өлеше белән Габдулла Кариев Казаннан Самарага чыгып китә. Соңрак ул Урал һәм Себер шәһәрләре буйлап йөри. 1919 ел азагында кабат Казанга әйләнеп кайта.

1920 елның гыйнварында Г. Кариев Кәрим Тинчуринның “Сәяси сакал” комедиясендә баш рольләрнең берсен башкара. Тагын 12 көннән, ягъни 28 гыйнварда татар халкының танылган театр артисты һәм драматургы вафат була. Г. Кариев бөек шагыйрь Габдулла Тукай янәшәсенә Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнгән.

1987 елда нигез салынган Татар яшь тамашачылар театрына, ә 2005 елда Казанның Совет районындагы урамга аның исеме бирелә.