news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗаты турында китап дөнья күргән

Китап авторы Альп Әрән Демиркая татар әдибенең барлык хикәяләрен төрек теленә тәрҗемә иткән.

Төркиядә Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗаты турында китап дөнья күргән
Алсу Камалиева

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Доктор Альп Әрән Демиркая Бартын университетында Бәшәри гыйлемнәр институтының Төрек теле әдәбияты кафедрасында Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗаты буенча фәнни эш язган. Әлеге хезмәт китап буларак басылып чыккан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Бартын университетының төрки телләр һәм әдәбиятлары кафедрасы җитәкчесе, доктор Алсу Камалиева сөйләде.

«Минем җитәкчелегемдә Альп Әрән Демиркая фәнни эшен язып яклады. Хезмәтендә Әмирхан Еникинең утыз җиде хикәясе төрекчәгә тәрҗемә ителде. Бу эше „Әмирхан Еникинең хикәячелеге“ дип исемләнгән китап буларак чыкты. Хикәяләре киләчәктә аерым басып чыгарылачак», — диде ул.

Аның сүзләренчә, хезмәттә Әмирхан Еникинең барлык хикәяләре турында мәгълүмат бар.

«Барысын да тәрҗемә итте, ләкин аларны соңрак бастырырбыз, Алла бирса. Бу егет Гази университетында укытканда ук студентым иде. Татар әдәбияты белән ул вакытта ук кызыксына башлады. Мин, Бартын университетында кафедраны җитәкли башлагач, безнең төрки телләр һәм әдәбиятлары кафедрасында эшли башлады. Бик тырыш, кызыксынучан егет», — дип хәбәр итте Алсу Камалиева.

Алсу Камалиева бу хезмәткә кадәр Төркиядә Әмирхан Еникигә багышланган беренче һәм бердәнбер фәнни эш Гизәм Юнт исемле кешенең «Татар язучысы Әмирхан Еникинең хикәяләре» исемле магистр эше булуын әйтте. «Шулай итеп, Альпның хезмәте икенче фәнни эш була», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100