news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев: Татар телен белү төрки дөнья белән эшләү мөмкинлекләрен ача

«Татар халкы гомер-гомергә укымышлы булган», — ди Дәүләт Киңәшчесе.

Шәймиев: Татар телен белү төрки дөнья белән эшләү мөмкинлекләрен ача
архив/Рамиль Гали

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татар телен белү төрки дөнья белән багланышлар өлкәсендә эшләү мөмкинлекләре ача. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Казан утлары» журналына биргән интервьюсында шулай дип белдергән.

Минтимер Шәймиев полилингваль белем бирү комплексларының әһәмияте турында сөйләгән. Аларда белем бирү татар, рус һәм инглиз телләрендә булыр дип ниятләнә.

«Татар халкы гомер-гомергә укымышлы булган. Урта Азия илләренә барсаң, татар мөгаллимнәрен, мәгърифәтчеләрен җылы итеп искә алалар. Мөселман дөньясында, төрки халыклар арасында да гыйлемлегебез белән, шөкер, дан тотабыз. Киләчәк буын татар егет-кызлары да милләтебезне зурлый торган зыялылыкны саклар, алга таба да үстерер дип өметләнәбез», — ди ул.

Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, бу мәктәпләрне тәмамлаучылар киләчәктә югары белемле кешеләр, белгечләр булачак.

«Бүгенге көндә кадрлар мәсьәләсе көн тәртибендә тора. Бездә хәзер татар һәм инглиз теле укытучыларына да кытлык сизелә. Киләчәктә татар теле һәм әдәбияты укытучылары да шушы күп телдә белем бирү мәктәпләреннән чыгар дип ышанабыз», — ди Шәймиев.

«Өйрәнүләр, киңәшүләр дәвам итә. Хәзер моның белән республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан федераль университеты ныклап шөгыльләнә. Әлегә мине иң сөендергәне — беренче комплекста укырга теләүчеләрнең бик күп булуы. Инглиз теленнән кала кытай телен өйрәнергә омтылучы балалар шактый», — дип әйткән Минтимер Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100