news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир шәһәрендә «Бәхет» татар оешмасы Муса Җәлилгә багышланган кичәгә җыелды

Программа герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган иде.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). 2 мартта Владимир шәһәре Яшьләр Мәдәният йортында күркәм гадәткә әверелгән чара — «Татар чәе кичәсе» узды. Программа герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган иде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

Чара кысаларында сәнгатьле укучылар бәйгесе үткәрелде. Владимир төбәгендә яшәүче шигырь сөючеләр шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләде. Кичәне Владимирның «Бәхет» төбәк татар иҗтимагый яшьләр оешмасы әзерләгән иде. Очрашуда Владимир өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте («Владимир мөхтәсибәте») рәисе, имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Мөнәвиров та катнашты.

Ул очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Азат хәзрәт шундый чара оештырганы, Владимир өлкәсендә татар мәдәниятен, телен һәм традицияләрен саклаудагы хезмәтләре һәм тырышлыгы өчен «Бәхет» оешмасы җитәкчесе Мөкаддәс Мортазинга рәхмәт белдерде. Имам-мөхтәсиб Рәҗәп ае хакында сөйләде, шулай ук быел халкыбызның Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәге хакында искәртте.

Очрашуда Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов мактаулы кунак сыйфатында катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100