news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарлары Советлар Союзы Герое Фәрит Шаһгалиевны искә ала

Фәрит Шаһгалиев — атаклы очучы-снайпер, авиация генерал-майоры, чик сакчылары арасында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче кеше.

Мәскәү татарлары Советлар Союзы Герое Фәрит Шаһгалиевны искә ала
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге Советлар Союзы Герое Фәрит Солтан улы Шаһгалиевка бүген 75 яшь тулган булыр иде, дип хәбәр итте.

Ул Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршында Офицерлар клубы оешкан көннән бирле аның очрашуларында актив катнаша. 2014 елның июнендә Фәрит Шаһгалиев озак авырудан соң вафат була.

Фәрит Шаһгалиев 1947 елның 8 февралендә Алтай краеның Барнаул шәһәрендә туа. Ул — атаклы очучы-снайпер, авиация генерал-майоры, чик сакчылары арасында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче кеше. Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан.

Фәрит Шаһгалиев Әфганстанда һәм Таҗикстанда хәрби очышлар саны буенча рекорд куйган, ул 3500 рейс башкарган. Әфганстан тауларында 3500 метр биеклектә беренче булып десант төшерә һәм беренчеләрдән булып тау шартларында вертолетларда төнге очышлар башкара. Аннары Фәрит Шаһгалиев вертолет өчен яшь командирлар тәрбияли.

Искиткеч кыюлык күрсәткәне, очу осталыгы һәм хәрби җитәкчелекнең боерыкларын үтәүдә югары профессиональлеге өчен подполковник Фәрит Шаһгалиев 1982 елда Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. 1997 елдан запаста чыга. Мәскәүдә яши һәм эшли. Аның уллары Ринат һәм Шамил дә авиацияне сайлаган.

Фәрит Шаһгалиев Федераль хәрби мемориаль зиратта җирләнгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100