news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада быел ТАССРның йөз еллыгына багышланган

Олимпиадада егерме бер төбәктән 163 укучы катнашырга килгән.

Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада быел ТАССРның йөз еллыгына багышланган
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар теле һәм татар әдәбиятыннан IV төбәкара олимпиада быел ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Ул хәзерге вакытта «Татар телендә белем бирүче 27 гимназия» бинасында үтә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина сөйләде.

«Олимпиада биремнәрендә Татарстан тарихына кагылышлы сораулар да кертелде. Иҗади биремдә исә балалар ТАССРның 100 еллыгына багышланган шигырьләр, проза әсәреннән өзекләр сөйли. Олимпиада талантлы укучыларыбызны барлау, аларны таныту, үстерү, татар телен саклау, камилләштерү һәм укытучыларыбызга методик ярдәм күрсәтү максатыннан ел саен үткәрелә, ул дүрт көн дәвам итә», — диде ул.

Гөлия Мусина сүзләренчә, олимпиада 2007 елда үткәрелә башланган булган, аннары татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада уздыра башлау сәбәпле, берничә ел туктап торган. «2016 елда төбәкара олимпиаданы яңартырга булдык. Беренче елларда унбиш-уналты төбәктән катнашканнар иде, быел егерме бер төбәктән 163 укучы килде. Узган ел белән чагыштырганда, 66 балага күбрәк», — диде ул.

«Катнашучыларның саны артуының сәбәбе — беренче урын һәм призлы урын яулаган укучыларның килүе. «Әлеге олимпиада алга таба Халыкара олимпиадада катнашырга стимул бирә. Башкортстаннан — 22, Төмәннән — 16, Пензадан — 12, Оренбургтан — 12 һ.б. зур командалар белән килгәннәр. Ике-өч сәгать укыган укучыларга бертөрле бирем булса, факультатив яисә мөстәкыйль өйрәнүчеләргә җиңелрәк биремнәр бирелде», — дип әйтте ул.

Гөлия Мусина юл чыгымнарын җирле мәгариф министрлыклары яисә муниципаль районнар, ашату-эчертү чыгымнарының җитмеш процентын Татарстан Мәгариф министрлыгы, утыз процентны җирле министрлыклар түләгәнен сөйләде. «Укучыларыбыз өчен кызыклы очрашулар, театрларга бару каралган. Укытучыларга дәреслек авторлары белән мастер-класслар була», — дип сөйләде ул.

Жюри комиссиясе рәисе — КФУ доценты Эльвира Денмөхәммәтова. Комиссиядә КФУ профессоры Чулпан Харисова, КФУ доцентлары Гөлнара Җамалетдинова һәм Дамир Хөснетдинов, шулай ук ТР Мәгарифне үстерү институты доценты Лилия Гыйләҗева һ.б. бар. Биремнәрне төзүдә КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе мөгаллимнәре катнашкан.



Галерея: Татар теле һәм әдәбиятыннан IV төбәкара олимпиада
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100