Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы президиумы әгъзасы Эдуард Ганиев вафат
Эшмәкәр, меценат Эдуард Ганиев Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы башлыгы булып эшләде.
(Казан, 8 февраль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Танылган меценат, Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы президиумы әгъзасы Эдуард Ганиев вафат булган. Бу хакта "Татар-информ"га Мәскәү татарлары Штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалеев хәбәр итте.
"Аның ни сәбәпле вафат булуы әлегә билгеле түгел", - диде Рөстәм Ямалеев.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты сайтында Эдуард Ганиевны 9 февральдә Сарытауда җирләячәкләре хәбәр ителә.
Эдуард Ганиев 1952 елда Иске Кулаткы районында туган. Ульяновскида педагогика институтын тәмамлаган, районда мәктәп директоры булып эшләгән. Озак еллар ул Сарытауда «ГЭКСАР» электротехник заводы генераль директоры вазифасын башкарды. Фән белән шөгыльләнде, электротехник фәннәр докторы, Россия Федерациясенең мактаулы машина төзүчесе мактаулы исеменә лаек булды. Шулай ук Эдуард Ганиев Иске Кулаткы районын да җитәкләп, якташларының тормыш шартларын яхшырту, татар милли мәдәни мирасын саклау өчен дә күп көч куйды. Мәсәлән, "Түгәрәк уен" Бөтенроссия татар фольклор фестивале аның тәкъдиме белән беренче тапкыр Иске Кулаткы җирендә үткәрелде һәм 2018 елда унынчы - юбилей фестиваль дә кабат Иске Кулаткыда узган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз