news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте республикадан читтә татар телен саклау өчен грант игълан итте

Республикадан читтә урнашкан оешмалар һәрберсе 100 мең сум күләмендә биш грант ота алачак.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Татарстан Республикасыннан читтә татар телен саклау һәм үстерү буенча җәмәгать оешмаларның инициативаларына һәм белем бирү оешмаларына ярдәм итү» гранты турында игълан иттеләр.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хакта карарны имзалады.

Грант «2014-2022 елларда Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында биреләчәк. Һәрберсе 100 мең сум күләмендә биш грант була.

Грант алу өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган бәйгедә җиңәргә кирәк. Бәйгедә республикадан читтә урнашкан белем бирү һәм җәмәгать оешмалары гына катнаша ала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100