news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензада «Татар кызы» матурлык һәм талант конкурсының җиңүчесе ачыкланды

Быел бәйге «Татар кызының заманча образы» темасына багышланды.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Пензада «Татар кызы -2021» матурлык һәм талант конкурсының җиңүчесен ачыкладылар. Быел бәйге «Татар кызының заманча образы» темасына багышланды.

Хәзерге заман татар кызлары гаилә учагын саклаучы һәм тәмле ашарга пешерә белүче генә түгел, ә актив яшәү рәвеше алып бара, спорт белән шөгыльләнә, мәдәният, тарих һәм үз халкының традицияләре белән кызыксына. Ул теләсә нинди һөнәрне үзләштерә ала, талантлы, акыллы, аралашучан. Бу хакта Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясенең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Жюри финалга чыккан 9 кыз арасыннан җиңүчеләрне сайлап алды. Шулай итеп, Диана Ачилова «Татар кызы — Пенза 2021» бәйгесе җиңүчесе булды. Ә Эльмира Тюкаева 1нче вице-мисс, Алсу Исаева 2нче вице-мисс булды. Эльвира Юмаева «Тамашачы мәхәббәте» бүләгенә ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100