news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XI яшь татар лидеры мәктәбендә катнашучыларның 70 мең сумлык грант оту мөмкинлеге бар

Унберенче тапкыр уздырылган чарага 16 төбәктән 40 делегат килгән.

XI яшь татар лидеры мәктәбендә катнашучыларның 70 мең сумлык грант оту мөмкинлеге бар
Владимир Васильев

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бүген Казанда, Яшьләр эшләре министрлыгы бинасында ачылган XI яшь татар лидеры мәктәбендә катнашучыларның 50 һәм 70 мең сумлык грантлар оту мөмкинлеге бар. Бу хакта ачылу тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов игълан итте.

Яшь татар лидеры мәктәбе 6-12 декабрь көннәрендә Казанда уза, рәсми ачылу тантанасы бүген үткәрелде. Анда төбәкләрдәге татар яшьләре оешмаларының җитәкчеләре һәм активистлары катнаша. Делегатларны яшьләр белән эшләргә өйрәтү максатыннан төрле чараларда катнаша, соңрак алар үз проектларын яклаячак. Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы «Идел» Яшьләр үзәге, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе уздыра.

Екатеринбургтан Альбина Шәймөхәммәтова 7-14 класс балаларын татар теленә интерактив укыту мәктәбе ачып җибәргән. Былтыр ул татарчага гадәти рәвештә укытса, быел исә тел мохитен булдыру ысулын керткән. ТНВдагы кебек «Башваткыч» тапшыруын уздырган, үзләре спектакль куялар, татар ризыклары пешерәләр. Альбина яңа ысулның күпкә нәтиҗәлерәк икәнен әйтте.

Омскиның Туйчы авылыннан Юлия Җәлилеваның ике проекты бар. Башлангыч класс укытучысы булырга укучы кыз туган авылы турында документаль фильм төшерергә тели. Икенчедән, туган авылына кергән урынга милли бизәкле стела урнаштырасы килә. «Авыл атамасы Тайчи дип язылган, ә татарчасы „Туйчы“, үз атамасын куясым килә», — ди Юлия.

Дагыстандагы Ногай районындагы яшьләр бүлеген җитәкләгән Арслан Акбердиев милләте ногай егете. Казандагы мәктәпкә ногай яшьләре лидерлары соравы буенча җибәрелгән. Ул татарларның милли активистлар белән ничек эшләвен өйрәнергә теләвен әйтте. «Сездә патриотизмга, телләрне саклауга зур игътибар бирелә, ул тәҗрибәне өйрәнү мөһим», — диде ул.

Арслан әйтүенчә, Дагыстанда барлык милләтләр дә үз телләрен яхшы белә дип әйтү бик үк дөреслеккә туры килми. «Бездә күп халыклар булгач, алар үзара русча сөйләшә. Безгә туган телне саклау бик кыен. Безнең үз республикабыз юк, шуңа күрә Татарстанга караганда кыенрак», — ди Арслан. Ул үзен Татарстанга чакырган оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Татарстанда яшьләр сәясәтен алып бару юнәлешендәге чараларга финанслар бирелүен әйтте, төбәкләрдәге яшьләрне актив булырга чакырды. «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина бу мәктәпнең нәтиҗәле булуын әйтте. «Без монда лидерларны гына җыябыз. Соңгы татар яшьләре көннәрендә яшьләр лидерлары булганнар барысы да чакырылды», — диде ул.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов иң уңышлы проект авторларына 50 һәм 70 мең сумлык ике грант тапшыралачагын әйтте. Ул иң актив яшьләргә тапшырылачак. Илдар Гыйльметдинов татар яшьләрен «үз казаннарында гына кайнамаска» өндәде. Моның өчен ул ил күләмендә чаралар үткәрә алырлык татар яшьләре оешмасы булдырырга кирәк дип саный. Ә бу оешманы нәкъ менә активлар гына оештыра ала ди ул.

«Без, билгеле ярдәм итәрез. Төбәкләрдә сезгә ниндидер оешма ярдәм итмәсә, колак салмаса, бикләнеп ятарга кирәкми, хәбәр итегез. Кайбер җирләрдә бабайлар, әбиләр „урынымны алырга тырышалар бугай“ дип куркырга мөмкин, андыйлар да була. Безнең ул кешеләргә генә тәэсир итәрлек мөмкинлегебез бар», — диде Илдар Гыйльметдинов.



Галерея: Церемония открытия XI школы лидера татарской молодежи
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100