news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскиның «Өмет» татар газетасы сайтына финанс ярдәм биреләчәк

Сайт һәм соцчелтәрләр белән эшләү өчен махсус белгеч җәлеп ителәчәк.

Ульяновскиның «Өмет» татар газетасы сайтына финанс ярдәм биреләчәк
Рамиль Гали

(Ульяновск, 7 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Ульяновск өлкәсе җитәкчелеге өлкәдә чыгып килүче «Өмет» татар газетасы сайтын эшләтү өчен финанс ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта бүген Ульяновскида узучы Бөтенроссия татар журналистлары форумында газетаның баш мөхәррире Исхак Хәлимов хәбәр итте.

«Ульяновск өлкәсе губернаторы кушуы буенча, газетабызның сайтын ачып җибәрдек. Яңа елдан сайтны алып бару өлкә бюджетыннан финансланачак. Сайт һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтлар белән эшләү өчен штатка махсус кеше кабул ителәчәк», — диде баш мөхәррир.

Исхак Хәлимов «Өмет» газетасының 60 процент чыгымны, ягъни елына өч миллионнан артык сумны подписка һәм түләүле котлаулар каплап бара диде. 1600 мең сум чыгымны исә хөкүмәт каплап бара.



Галерея: Редакция "Эмет"

«Өмет» газетасы айга ике тапкыр 12 битле һәм бер тапкыр 16 битле булып чыга. Тираж 5100 данә. Редакция эшен өч кеше алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100