news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсе губернаторы татар журналистлары белән очрашты

Барлык теләкләргә Сергей Морозов: «Татарлар әйткәнчә, ИншаАллаһ», - дип җавап бирде.

Ульяновск өлкәсе губернаторы татар журналистлары белән очрашты
Рамиль Гали

(Ульяновск, 7 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Бүген Ульяновск өлкәсе губернаторы Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучыларны кабул итте. Очрашу Ульяновск өлкәсе хакимияте бинасында узды.

«Зур горурлык белән инде икенче тапкыр Ульяновск өлкәсендә татар журналистлары форумы уздырабыз. Без күп милләтле, күп конфессияле регион, биредә беркайчан да милләтара конфликтлар чыкканы юк», — дип сәламләде губернатор журналистларны.

Ул өлкәдәге татар гаммәви мәгълүмат чараларына зур игътибар бирелүен әйтте. Быел 30 еллыгын бәйрәм итүче «Өмет» газетасын, «Чишмә» телетапшыруын котлады һәм Ульяновск татарлары автономиясе җитәкчесе, ТНВ телеканалының җирле коррпункты җитәкчесе Рәмис Сафинга «Ульяновск өлкәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары атказанган хезмәткәре» мактаулы исемен тапшырды.

«Мин Ульяновск өлкәсендә элек-электән татар басмалары нәшер ителүе белән горурланам. Татарларның биредә милли басмалары, милли телевидениесе, менә дигән милли лидерлары бар», — диде губернатор.

«Һәр өлкә дә җитәкчелекнең мондый хәерхаһлы мөгамәләсе белән мактана алмый. 30 ел дәвамында өлкә җитәкчелеге безнең финанс терәгебез булып тора», — дип рәхмәтен җиткерде «Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов.

Бүгенге чара Ульяновск өлкәсе татарлары өчен генә түгел, гомумән татарлар өчен зур бәйрәм, диде Рәмис Сафин. «Губернаторыбыз белән горурланабыз!» — дип тәмамлады ул сүзен.

Барлык теләкләргә Сергей Морозов: «Татарлар әйткәнчә, ИншаАллаһ», — дип җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100