БДИны рус телендә генә тапшырту, көчләп дини мәдәниятләр нигезләрен кертү - илебез конституциясенә каршы килгән гамәлләр

Мәчетләребез исә җомга намазлары урыны гына түгел, ә татар халкының милли эшләр белән кайнап торган мәйданчык-үзәккә әйләнергә тиеш, дип саный Р.Закиров

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаенда бүген мөнбәр тоткан БТК БК рәисе Ринат Закиров, әлеге халыкара иҗтимагый оешма барлыкка килүе – ул җәмгыятебезнең өлгереп җитүе, дип билгеләп үтте һәм конгрессның 20 еллыгы белән тәбрикләде.

Бездә милләтара низаглар булганы юк, татар халкы гомер-гомергә мәгърифәтле булды: Татарстан Фәннәр академиясендә хәзер меңнән артык галимебез теркәлгән, диде ул. Илдә IT-технологияләрнең Татарстанда беренче булып киңкүләм үсеш алуын, аның мөмкинлекләрен санап китте һәм республикадагы социаль-икътисади һәм мәдәни үсештә казанышларны барлады. Татарстан башка төбәкләр өчен күп өлкәдә үрнәк булып тора, бирегә тәҗрибә өйрәнергә әллә кайлардан киләләр, диде.

Татарлар милли-мәдәни эшләрдә берләшеп эшләргә тиеш, инде Европа татарлары альянсын дөнья күләмендә теркәү буенча эш алып барылуын искәртте. Мәгариф мәсьәләсендә ул БДИны фәкать рус телендә генә тапшырту, көчләп дини мәдәниятләр нигезләрен кертү илебез Конституциясенә каршы килгән гамәлләр алар, дип басым ясап әйтте. Федераль квота буенча 1557 татар егетләре һәм кызлары Татарстан югары уку йортларында белем эсти, квота бүлгәндә татар балаларының милли ихтыяҗлары да исәпкә алынсын иде, диде. Мәчетләребез исә җомга намазлары урыны гына түгел, ә татар халкының милли эшләр белән кайнап торган мәйданчык-үзәккә әйләнергә тиеш, дип санаган БТК БК рәисе, бу эштә конгресс имамнарга ярдәм кулы сузарга әзер, дип вәгъдәләде.

4,2 мең татар авыллары ассоциациягә берләште, милләтнең талбишеге булган авылларыбыз тернәкләнсен өчен, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә заманча мөмкинлекләр тудыру кирәк, дип, Татарстанда агропромпарк ачылачагын искәртте һәм төрле төбәкләрдәге эшмәкәрләрнең Казанда товар сату мөмкинлеге булачагына игътибарны юнәлтте.

Мәгълүмат белешүдә “ТНВ-планета” ТВ-каналы, Интернетта “Татар иле” социаль челтәре эшли башлавын телгә алып, Р.Закиров, БТК БКның “Халкым минем” айлык газетасы нәшер итүдә дә ярдәме өчен “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Соңгы фикер итеп докладчы, Мәскәүдә татар оешмаларының үзара низагка кереп, ыгы-зыгылар инде зурга китте, лидерларына тәҗрибә җитми дип булмый, әмма бер-берсен аңлап эшләү җитми, бу мәсьәләдә аларга тыныч һәм нәтиҗәле эшләгән төбәкләрдән үрнәк алырга, милләттәшләрне бергә һәм бердәм булырга өндәде.