news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы узачак

Бәйгеләрдә Камышлы, Шенталы, Похвистнево районындагы татар авылларында һәм Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә укучы балалар катнашачак.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ").  6 декабрьдә Самараның Камышлы авылы гомумбелем бирү мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы узачак. Бу турыда "Самара татарлары" сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук 6-11 сыйныф укучылары арасында шигырьләрне сәнгатьле уку конкурсы һәм татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе үткәрү планлаштырылган.

Бу чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәкнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты, Камышлы авылы мәктәбе администрациясе оештыра.

Бәйгеләрдә Камышлы, Шенталы, Похвистнево районындагы татар авылларында һәм Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә укучы балалар катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot