news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа урамнарында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлау баннерлары урнаштырылды

Баннерлар ике телдә — татарча һәм башкортча эшләнелгән.

Уфа урамнарында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлау баннерлары урнаштырылды
http://tatar-congress.org/

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Башкортстан хөкүмәте тарафыннан Уфа урамнарында котлау баннерлары урнаштырылды. Бу хакта Бөтендөнья татарлар конгрессының матубагат хезмәте хәбәр итә.

Баннерлар ике телдә — татарча һәм башкортча эшләнелгән. Аларда Башкортстан башлыгы Радий Хабиров ике тугандаш республика турында әйткән «Без бергә яхшырак булдырабыз» сүзләре урын алган.

«Башкортстан хөкүмәтенә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бер булыйк, бердәм булыйк!» — дип социаль челтәрдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге баннерлар өчен рәхмәт белдергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100