Төркиядә беренче татарча Коръән тәфсире турында фәнни хезмәт басылды

Г.Курсави башлап, Н.Сәмәни язып төгәлләгән «Ногмани тәфсире»н төрек галиме Ә.Т.Түрк тел үзенчәлеге ягыннан тикшергән.

(Истанбул, 7 октябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төрек галиме Әхмәт Туран Түркнең беренче татарча Коръән тәфсире белән бәйле «Иске чор татар теленең күп диалектлы әсәре — «Ногмани тәфсире» дигән фәнни яссылыкта язылган китабы дөнья күрде. Бу китабы турында ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Галим бүген дә кулланылышта булган «Ногмани тәфсире» нең тел үзенчәлеген тикшереп, диалектик сөйләмнәргә бай булуын, кыпчак телләренең генә түгел, угыз, чагатай тел төркеме сүзләренең дә кулланылганын ачыклаган. 766 битлек «Иске чор татар теленең күп диалектлы әсәре — «Ногмани тәфсире» китабы «Парадигма академия» нәшриятында басылган, интернет китап кибетләрендә сатуга чыгарылган.

Төркия галимнәре Әхмәт Туран Түркнең бу китабын фән өчен бик әһәмиятле хезмәт буларак бәяли. Галим татарча тәфсир теленең фонетикасын, лексикологиясен, кушымча төрләрен, килешләрен, сыйфат, рәвеш, фигыльләрен аерым-аерым тикшергән.

«Төркиядә „Ногмани тәфсире“ теология тармагында аеры тикшерелгән. Бу уңайдан галим Ибраһим Марашның хезмәте зур игътибарга лаек. Минем игътибарны исә, филолог буларак, тәфсирдә 1800 елларда кулланылган татар теленең үзенчәлеге җәлеп итте. Ул әлеге чорның мәдрәсә теле дә булган», — диде ул. 

«Коръән китабының беренче татарча тәфсирен татар мәгърифәтчесе Габденнасыйр Курсави яза башлаган. Ул 1812 елда хаҗ кылып кайтканда Истанбулда вафат була. Аның эшләрен шәкерте Ногман бине Әмир әс-Симәни дәвам итә. Ул, Габденнасыйр хәзрәт киткәч, Курса авылы мәдрәсәсенең мөдәррисе булып кала һәм остазы башлаган «Коръән тәфсире”н эшләп бетерә. Татар дөньясында бу тәфсир «Ногмани тәфсире» буларак мәшһүр. Ислам мохитында иң дөрес тәфсирләрнең берсе буларак беленә.