news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Приморье краеның Находка шәһәрендә балалар Сабантуе онлайн форматта булды

Находка шәһәренең «Туган тел» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы проекты «Милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту» номинациясендә Приморье крае хакимияте ярдәмен алган.

Приморье краеның Находка шәһәрендә балалар Сабантуе онлайн форматта булды
http://tatar-congress.org

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). 4 октябрьдә Приморье краеның Находка шәһәрендә онлайн форматта балалар Сабантуе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Находка шәһәренең «Туган тел» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы проекты «Милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту» номинациясендә Приморье крае хакимияте ярдәмен алган. Ул «Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә ресурс үзәге» һәм «Россия халыклары ассамблеясе» иҗтимагый оешмасы белән партнерлыкта тормышка ашыра торган «ЭтНик: ПроДвижение» Бөтенроссия проектының 16 пилот мәйданчыгының берсе булып тора.

Дуслык бәйрәме Владмимир-Александровское авылында Мәдәният йорты янында башлана. Приморье краенда яшәүче төрле милләттән булган балалар һәм яшүсмерләр әйлән-бәйлән уйный. Сәхнәдә Венера Рәхмәтуллина һәм Мәликә Кабанова татар җырларын башкара, ә соңыннан Находка һәм Зур Таш шәһәрләрендәге балалар хореография коллективларын видеога төшергәннәр. 

Биюләрне Н. Г. Маликов җитәкчелегендәге Приморье краеның атказанган сәнгать коллективы «Салават күпере» халык бию ансамбле башлаган. «Удэгей торналар биюе бар кешене дә таң калдырды, шулай ук рус, украин, белорус мотивлары яңгырады», — дип хәбәр итә Находка шәһәренең «Туган тел» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Камилә Глытина.

Шулай ук фойеда татар, рус, украин халыкларының көнкүреш кирәк-яракларын, киемнәрен, балалар ясаган керамик һәм тукыма эшләнмәләр күргәзмәсе булды. Зөләйха Җиһаншина ясаган «Көрәш» скульптура композициясе бар кешенең игътибарын җәлеп итте. Композицияне ясауда аңа кызы һәм оныгы ярдәм иткән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100