news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Екатеринбургта сабыйлар өчен татар теле курслары башлана

Балаларның әти-әниләре өчен махсус татарча сөйләм клубы да булдырылачак.

Иртәгә Екатеринбургта сабыйлар өчен татар теле курслары башлана
https://vk.com/wall-140392561_94960

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Екатеринбургта балалар өчен «Тәрбия» дип аталган татар теле курслары башланып китәчәк. Бу хакта Екатеринбург татарларының ВКонтакте төркемендә чараны оештыручылар хәбәр итә.

Татар теле курслары балаларны ике төркемгә бүлеп укытылачак. Кече төркемдә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр булган сабыйлар шөгыльләнәчәк. Өлкәнрәкләр төркемендә 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәр булган балалар белем алачак.

Дәресләргә төсле кәгазь, альбом, пластилин, буяулар, пумала, клей, карандашлар алып килү сорала. Боларның барысын да кабинетта калдырып булачак. Баланың исем-фамилиясе төшерелгән папка гына кирәк, ди курсларны оештыручылар.

Балаларның әти-әниләре өчен махсус татарча сөйләм клубы да булдырылачак. Шимбә көннәрендә ата-аналар белән очрашулар сәгать 11.00дә башланачак. Әти-әниләрдән үзләре белән блокнот яисә дәфтәр, каләм һәм чәйгә тәм-том алып килү сорала.

«Яңа уку елы белемнәргә бай һәм күңелле булсын. Сезгә һәм балаларыгызга сәламәтлек телибез. Яңа материалны җиңел генә үзләштерерсез, дип ышанабыз», — дигән теләктә кала курсны оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100