Ульяновск шәһәре мәчетендә татар теле дәресләре үткәрелә

Дәресләрне өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфия Абутдинова алып бара.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Ульяновск шәһәренең Дзержинский урамындагы 2нче Җәмигъ мәчеттә һәр җомга көнне татар теле дәресләре үткәрелә. Анда мәхәллә мөселманнарының балалары һәм оныклары бик теләп йөриләр. Бу турыда "Өмет" газетасы хәбәр итә.

Дәресләрне тәҗрибәле педагог — Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институты баш белгече, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфия Абутдинова алып бара.