news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскиның татар эшмәкәрләре Кайбыч районында тәҗрибә уртаклашты

Ике төбәк чигендә кунакларны гармун уйнап, чәкчәк белән матур итеп каршы алдылар.

Ульяновскиның татар эшмәкәрләре Кайбыч районында тәҗрибә уртаклашты
http://tatar-congress.org/

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновскиның бер төркем татар эшмәкәрләре һәм җирле автономия әгъзалары якыннан танышу, үзара тәҗрибә уртаклашу өчен республикабызның Кайбыч районында булып китте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Семберлеләрнең бу беренче генә эшлекле сәяхәте түгел, узган ел алар Мордовия, Чувашия республикаларында булып, анда эшмәкәрлек белән кәсеп итүче татар авылларында хәләл ризык җитештерү, фермер хуҗалыкларын һәм гаилә фермаларын оештыру эшчәлеге белән танышып кайттылар.

Ике төбәк чигендә кунакларны гармун уйнап, чәкчәк белән матур итеп каршы алганнан соң, районның данлыклы Чүти авылына юл алдылар. Чүти — бу яклардагы бай тарихлы иң зур авылларның берсе. Заманында Чүтидә берничә җил тегермәне, ике мәчет, мәдрәсәсе дә була.

Чүти авылы мәчете имамы Рәшит Вилданов сүзләренчә, унҗиденче гасырда нигез салынган бу авыл, башта Чувашия АССРга да керә. Ә 1921нче елдан, ТАССР составында. Гомумән, Кайбыч районы чын мөстәкыйльлекне бары тик 1990 нчы елда гына ала. Аңа кадәр ул Апас районы составында була. Инде зур тарих булып калган әлеге көннәр турында район музеенда да кызыклы уникаль документлар саклана.

Күптән түгел район үзәгендә кайбычлылар тагын бер музей ачкан. Ул данлыклы якташлары Галия Кайбицкаяга багышлана.

Соңгы вакытта районда эшмәкәрлекне үстерүгә, шәхси хуҗалыклар оештыруга зур игътибар бирелә, аларга грантлар алу өчен ярдәм күрсәтелә. Чүти авылындагы «Йолдыз» авыл хуҗалыгы кооперативы шундыйларның берсе. Аның җитәкчесе Рафаэль Щукин 2018 нче елда грант откан. Дистәгә якын кешегә эш урыны булдырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100