news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә «Татарстан рухы» келәме дизайнын уйлап табуга бәйге игълан ителде

Әзер келәм республиканың мөһим чараларында җәеләчәк.

Россиядә «Татарстан рухы» келәме дизайнын уйлап табуга бәйге игълан ителде
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Казан Туризмын үстерү комитеты һәм Persepol келәмнәр студиясе татар мәдәни мотивлары белән «Татарстан рухы» келәменең иң яхшы дизайнына бөтенроссия конкурсы игълан итте.

«Тарихи тамырларга кагыла торган традицион татар иҗатына таяну, шулай ук татар мирасын заманча интерпретацияләү дә булырга мөмкин», — дип хәбәр итте оештыручылар.

Иң яхшы дизайнлы келәм Иранның Тәбриз шәһәрендә тукылачак. Аннары келәм Татарстан башкаласына кайтарыла һәм чараларда кулланылачак.

Конкурс ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган.

Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Эшләр 2020 елның 1 декабренә кадәр кабул ителәчәк. Җиңүчеләр бүләк алачак һәм ялларын Казанда үткәрә алачак. Җиңүченең эшләре «CARPET: Ковры как искусство» журналы битләрендә басылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot