news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарлары штабының яшьләр бүлеге эшли башлады

Штабның максаты — дөньядагы татарларны берләштерү, аралашу һәм дискуссияләр уздыру өчен мәйдан булдыру.

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мәскәү татарлары штабының яшьләр бүлеге эшли башлады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татар яшьләре штабы» лидеры Таһир Мөхәмәтдинов әйтте.

«Мин Мәскәү татарлары штабы кысаларында яшьләр өчен бер юнәлеш булдырырга теләдем, чөнки Мәскәүгә күчкәч, миңа татар мохите һәм татар телендә аралашу җитмәде. Беренчедән, „Вконтакте“ челтәрендә группа булдырдым, аннан соң командага тугыз кеше җыелды. Хәзер безне Instagram, You Tube, Telegram челтәрләрендә табып була», — дип сөйләде штаб лидеры.

Лидер бу проектның максатын әйтте, ул — дөньядагы татарларны берләштерү, аралашу һәм дискуссияләр уздыру өчен мәйдан булдыру. «Дөньяның төрле почмагында яшәүче татар яшьләренә татар телендә аралашу җитми, алар безгә мөрәҗәгать итә, таяныч эзли», — ди Мөхәмәтдинов.

Татар яшьләре штабының You Tube каналында күренекле татар шәхесләренә һәм җанисәпкә багышланган видеолар бар.

Яшьләр штабы Корбан бәйрәме алдыннан хәйрия акциясе уздырган. «Без Уфадагы „Ихлас“ мәчетенә, Татарстанның Диния нәзарәтенә һәм Әгерҗегә 450 литр сок җибәрдек. Без бу проектка студентларны җәлеп итәргә тырыштык», — дип сөйләде штаб лидеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100