news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен булдырды

Комиссия рәисе итеп Марат Әхмәтов, рәис урынбасары итеп Рафис Борһанов билгеләнгән.

Рөстәм Миңнеханов татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен булдырды

(Казан, 7 июль «Татар-информ», Рифат Каюмов). Рөстәм Миңнеханов 6 июльдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен төзү турындагы указны имзалады. Документ Татарстан Республикасы Президенты сайтында урнаштырылган.

Комиссиянең төп бурычлары - татар телен саклау һәм үстерүнең мәсьәләләрен билгеләү һәм аларны хәл итү юлларын табу; телне үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлеккә, иҗади башлангычларга, яшьләр өчен кызыксыну тудырачак уникаль продуктларны татар телендә эшләүгә булышлык итү.

Шулай ук комиссия бурычлары рәтендә сөйләм культурасын һәм татар әдәби телен үстерү; татар телен профессиональ дәрәҗәдә куллану белән бәйле эшчәнлек алып баручы тәрҗемәчеләр, укытучылар, мәдәният эшлеклеләре, фәнни кадрлар, белгечләр әзерләү эшен камилләштерү; норматив хокукый җайга салу эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертү дә бар.

Комиссия эшчәнлеген оештыру һәм мәгълүмати тәэмин итү Дәүләт Советы Аппараты белән берлектә Президент Аппараты тарафыннан тормышка ашырылачак.

Комиссия рәисе итеп Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, комиссия рәисе урынбасары итеп Премьер-министр урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия составына шулай ук Илшат Әминов, Ирада Әюпова, Разил Вәлиев, Илшат Гафуров, Марат Гыйбатдинов, Илдар Гыйльметдинов, Искәндәр Гыйләҗев, Дания Заһидуллина, Ркаил Зәйдулла, Ринат Закиров, Айрат Зарипов, Ким Миңнуллин, Данил Мостафин, Айдар Сәлимгәрәев, Камәрия Хәмидуллина, Айдар Шәмсетдинов һәм башка танылган галимнәр, сәясәтчеләр, дәүләт хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәрләре кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100