news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хабаровск өлкәсендә Сабантуй бәйрәме 9 июльдә онлайн үтәчәк

Телевизион тапшыруларда «Сабан туе» бәйрәменең тарихы һәм йолалары турында сөйләячәкләр.

Хабаровск өлкәсендә Сабантуй бәйрәме 9 июльдә онлайн үтәчәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»,). Хабаровск өлкәсендә яшәүчеләр 2020 елгы Сабантуй бәйрәмен онлайн форматта 9 июльдә бәйрәм итәчәк. Бу хакта Хабаровск өлкәсе яңалыклары сайты хәбәр итә.

Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, 2020 елгы Сабантуй бәйрәме гадәти форматта үтмәячәк. Шуңа күрә башка регионнарда кебек Хабаровскида да әлеге бәйрәм телевизордан үтәчәк. «Губерния» каналы 9 июльдә барлык милләттәшләрне бәйрәм итәргә чакыра.

Әлеге проектны «Губерния» телеканалы һәм Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы гамәлгә ашыра. Шулай ук Хабаровск крае хөкүмәте ярдәме белән фәнни-мәгариф мәдәният иҗат берләшмәсенең халык иҗаты йорты катнашында үткәрелә, диелә хәбәрдә.

«Ттамашачылар онлайн-форматта традицион милли ризыкны „Ачык кухня“ тапшыруы кунагы белән бергә пешерә алачак», — дип хәбәр итә оештыручылар.

«Губерния белән иртә» һәм «Губерния сөйли» программаларында тамашачыларны кызыклы кунаклар белән очрашучылар көтә. Тапшыруларда «Сабан туе» бәйрәменең тарихы һәм йолалары турында сөйләячәкләр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100