Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дагыстандагы Сабан туе батырына Рөстәм Миңнехановтан бүләккә машина бирделәр
Беренче Көньяк Сабан туенда көрәштә 24 спортчы көч сынашкан һәм Махачкала көрәшчесе Хәйбула Магомедов җиңгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 7 июль, "Татар-информ"). Дагыстандагы Сабан туеның абсолют батыры Махачкала көрәшчесе Хәйбула Магомедовка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан бүләк итеп машина бирделәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Президент бүләген абсолют батырга Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Дагыстан Хөкүмәте җитәкчесе Артём Здунов тапшырган.
Беренче Көньяк Сабан туе милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган. Дагыстан Сабан туенда көрәштә 24 кеше көч сынашкан. Алар барысы да Дагыстаннан булган. Иң зур авырлык категориясе — 85 кг.
Үз категориясендә җиңү яулаганнарга суыткыч бүләк иткәннәр. Абсолют батыр тәкә һәм машина алган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз