Төрки әдәбият журналында «Гөлсем» романы турында Ркаил Зәйдулланың мәкаләсе чыкты

«Кардәш каләмнәр» журналында татар кызы Өммегөлсем Камалованың роман темасы булырлык үзенчәлекләре, җәмгыятьтә тоткан урыны турында хәбәр ителә.

(Истанбул, 7 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Татар язучысы, халык депутаты Ркаил Зәйдулла Төркиядә чыга торган «Кардәш каләмнәр» төрки халыклары әдәбият журналында Роза Туфитуллованың «Гөлсем» романын таныткан. Әлеге әсәрне һәм мәкаләне төрек теленә Гүлшаһ Йылмаз тәрҗемә иткән. Бу хакта басманың баш мөхәррире Якуп Өмәроглу хәбәр итә.

Ркаил Зәйдулла әлеге мәкаләсен «Шәех кызы» дип атаган. Автор әсәр героинясы Өммегөлсем Камалованың тормыш юлы белән таныштырган, аның алдынгы карашлы татар кызы буларак җәмгыятьтә тоткан урыны, максат-омтылышларының романда бирелеш ысулын каләмгә алган.

Ркаил Зәйдулла чор тарихы, татар халкының мәгърифәтчелеккә омтылышы, социаль тормышы, милли традицияләре турында да мәгълүмат китергән. Ул Өммегөлсем Камалова тормышы аша XX гасыр башында төрки дөньяны тасвирлый һәм анда татар зыялыларының әйдәп баручы мәгърифәтчеләр булуын күрсәтә. Казах халкының күренекле шагыйре Магҗан Җомабаевның тормышы һәм иҗатында татарларның зур роль уйнавын бәян иткән. 

«Магҗанның тел сафлыгына хәйран калырлык. Аны хәтта татарчага тәрҗемә итеп торасы да юк. Аның теле — Тукайлар, Дәрдмәндләр, Бабичлар теле. Магҗан юкка гына Дәрдмәндне шигырьдәге остазы итеп кабул итмәгән», — дип язган Ркаил Зәйдулла.

Автор «Өммегөлсем Камалованың Балкан сугышы чорында иптәш кызлары белән Истанбулга Госманлы гаскәренә шәфкать туташы булып ярдәм итәргә баруын, Госманлы баш вәзире хатыны белән бер сафта җәмгыять эшләрендә актив катнашуын, Фатих Кәрими аша Йосыф Акчура белән танышуын, Төркиянең күренекле хатын-кыз язучысы Халидә Әдип Адыварның да бу татар кызына зур игътибар күрсәтүен, «Гөлсем» романының төрекләр өчен дә кызыклы әсәр булуын аңлаткан.