news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәшһүр җырчы Рәшит Ваһаповның тууына – 108 ел

Ул татар җыр сәнгатенә зур өлеш керткән

(Казан, 7 май, “Татар-информ”). Бүген татар халкының мәшһүр җырчысы, ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына 108 ел тула.

Рәшит Ваһап улы Ваһапов 1908 елның 7 маенда Түбән Новгород губернасының Сергач өязе Актук (халык телендә – Яңапар) авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Башлангыч белемне әтисеннән алган. Ваһап мулла Сталин репрессияләре вакытында кулга алынып, 1937 елның июлендә халык дошманы буларак үтерелгән.

Рәшит Ваһапов Түбән Новгород педагогика техникумын (1926), Мәскәү музыка училищесен (1938) тәмамлаган. 1938—1940 елларда Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында урнашкан Татар мәдәнияте үзәгендә актер булып эшләгән. 1941 елның көзендә Мәскәүдә уздырылган Татарстан АССР әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегенә әзерләнү максатыннан, композитор Александр Ключарев башлангычы белән ул Казанга чакыртыла. 1941 елның 27 маеннан Рәшит Ваһапов – Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты. Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә музыкант Гани Вәлиев, җырчы Җәваһирә Сәлахова һәм биюче кыз Х.Муллахмәтовадан торган төркем белән Татарстан буйлап гастрольләргә чыга.

Рәшит Ваһапов – татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе. Матур тембрлы көчле тавышка, милли музыка мирасының алтын фондына кергән әсәрләрне тыңлаучыга бөтен тирәнлеге белән җиткерү сәләтенә ия була. “Уел”, “Кара урман”, “Галиябану”, “Зөләйха”, “Нурия”, “Рәйхан”, “Гөлҗамал” халык, шулай ук татар композиторлары С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, Җ.Фәйзи иҗат иткән җырлар аның башкаруында зур популярлык казана. Милли вокал-концерт сәнгатенә нигез салучыларның берсе буларак, Рәшит Ваһапов татар җыр сәнгатенә зур өлеш кертә. Актив концерт эшчәнлеге алып бара, СССР шәһәрләре буйлап гастрольләргә еш йөри.

Мәшһүр җырчының гомере 1962 елның 14 декабрендә уңышсыз операция вакытында өзелә.

2004 елдан бирле Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot