Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск укытучысының татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту омтылышы бәяләнгән
Казанда ана теле һәм әдәбият укытучылары мастер-классларының «Туган тел» дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсы тәмамланды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Казанда ана теле һәм әдәбият укытучылары мастер-классларының «Туган тел» дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсы тәмамланды. Жюри әгъзалары Большие Ключищеның В.Н.Каштанкин исемендәге урта мәктәбе укытучысы Венера Шарипованың туган телебезне яратуын һәм үсеп килүче буында татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту омтылышын билгеләп үткән.
Конкурста катнашучы педагоглар мастер-класслар күрсәтү белән генә чикләнмичә, уку-укыту технологиясе буенча тәҗрибә дә уртаклашкан. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Венера Әкзаметдин кызы алты почмаклы технологияне һәм PLICKers программасын тәкъдим иткән. Шулай ук ул Ульяновск өлкәсе һәм районында, үз мәктәбендә балаларга этномәдәни тәрбия бирүгә юнәлдерелгән педагогик проекты турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләгән.
Жюри әгъзалары Венера Шарипованың туган телебезне яратуын һәм үсеп килүче буында татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту омтылышын билгеләп үткән.
«Венера Әкзаметдин кызын Бөтенроссия конкурсында лауреат исеменә лаек булуы уңаеннан котлыйбыз һәм яраткан хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар телибез», — ди татар милли-мәдәни автономиясенең Ульяновск район советы рәисе Марат Авхадиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз