news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрки дөньяның «Кардәш каләмнәр» әдәбият журналы Сәгыйть Рәмиевне искә алган

Басмада Сәгыйть Рәмиев турында Чулпан Четин язган мәкалә һәм шагыйрьнең төрекчәгә тәрҗемә ителгән шигырьләре урын алган.

Төрки дөньяның «Кардәш каләмнәр» әдәбият журналы Сәгыйть Рәмиевне искә алган
автор Якуп Өмәроглу

(Истанбул, 7 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Анкарада чыгучы «Кардәш каләмнәр» төрки халыклар әдәбият журналы татар шагыйре һәм журналист Сәгыйть Рәмиевнең тууына 140 ел тулу уңаеннан шигырьләрен бастырган һәм махсус мәкалә белән искә алган.

Мәкалә «„Сәгадәттән бер дә өмет кискәнем юк…“ Татар шагыйре Сәгыйть Рәмиевнең (1880-1926) тууына 140 ел» дип исемләнгән. Аны Төркиянең Кавказ университеты галимәсе, милләттәшебез Чулпан Четин язган.

Автор төрек укучыларын Сәгыйть Рәмиевнең тормыш юлы һәм журналист эшчәнлеге белән генә таныштырып калмаган. Аны бөтен иҗатын  кешенең эчке дөньясын ачуга юнәлдергән, татар шигыренең яңа мөмкинлекләрен ачкан, аңа үзенчәлекле алымнар өстәгән, шигърияткә яңалык алып килгән шагыйрь итеп таныткан.  

Галимә Сәгыйть Рәмиев шигъриятендә көнчыгыш классик поэзиясе традицияләре белән бәйләнешнең үзенчәлекле чагылышын яктырткан. Аның шәрык әдәбиятын гына түгел, рус һәм европа әдәби әсәрләрен дә яхшы белүен, кайбер әсәрләрне татарчага тәрҗемә итеп бастыруын язган.

Чулпан Четин С.Рәмиевнең поэзиясе турында: «Сәгыйть Рәмиев томлык шигырьләр иҗат итмәгән, ләкин бер уч шигырендә дә дөнья белән килешмәү, күңел сызлануы, әрнүләр чагыла һәм алар бары тик бер шәхескә генә хас ачыну, гыйсъян түгел, бөтен кешелек гыйсъяны, бөтен кешелек хис-тойгыларын чагылдырган шигырьләр булуы белән кыйммәтле», — дип язган.

Мәкаләдә С Рәмиевнең сәхнә әсәрләре иҗат итүе, язган повесть, хикәяләре белән татар прозасы үсешенә өлеш кертүе үрнәкләр белән аңлатылган. Иҗатташ дуслары белән элемтәләре, Габдулла Тукай белән дуслыгы да каләмгә алынган. Журнал укучыларына шагыйрьнең мәкалә авторы тарафыннан тәрҗемә ителгән «Сызла, күңелем», «Ул йоклый», «Талдым», «Күңелле булмадым», «Мин» кебек шигырьләре тәкъдим ителгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100