news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Польша татарлары оешмасы вәкиле: Татарларга беркая да чыкмаска киңәш итәбез

Польша мөфтие мөселманнарны өйдә дога кылырга өнди.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Польшаның Гданьск шәһәрендәге татар мәдәнияте милли үзәге җитәкчесе Ежи Шахуневич «Татар-информ» журналистына коронавируска каршы барган чаралар турында сөйләде. Үзәк директоры әйтүенчә, ул татарларга өйдә утырырга киңәш итә.

«Өйдән бөтенләй чыкмаска. Беркая да чыкмаска. Бу — минем киңәш. Өйләрендә торсыннар. Бернинди чаралар уздырмыйбыз, телефоннан шалтыратып, хәл белешеп, кемгә ярдәм кирәклеген сорашып кына торабыз. Яхшырак вакытны көтәбез. Бик кирәк булганда гына кибеткә чыгарга була. Перчаткалар кияргә, кулларны гел юып торырга кирәк», — диде ул.

Шахуневич әйтүенчә, Польша татарлары вәкилләре арасында авырган кешеләр юк. «Әмма тиле кеше генә бернәрсәдән дә курыкмыйм дип әйтер. Нәрсә барганын һәркем күреп тора», — диде ул.

Шахуневич рөхсәтсез урамга чыккан өчен штрафларның бик югары булуын әйтте. Ул 30 мең злотыхка (543 мең сум) җитә. Польшада коронавирус белән авыручылар 4,5 ярым тирәсе, 107 кеше үлгән.

Польша мөфтие Томаш Мискевич фатирларда гына дога кылырга өнди, дип сөйләде Przeglad Tatarski — «Татар күзәтүе» журналы баш редакторы Муса Чахархан Чахоровский. «Без өйдә эшлибез — журнал һәм китаплар өчен материаллар туплыйбыз», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100