news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Россиядәге Вәкиллеге «Тукай иле» иҗади конкурсында катнашырга чакыра

Проект Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу кысаларында үткәрелә.

Татарстанның Россиядәге Вәкиллеге «Тукай иле» иҗади конкурсында катнашырга чакыра

(Казан, 7 март, «Татар-информ»).Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Мәскәү төбәгендә яшәүчеләрне «Тукай иле» иҗади конкурсында катнашырга чакыра.

Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, проект Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу кысаларында үткәрелә.

Эшләр татар телендә түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

  • Тукай шигырьләрен уку (видеоязма);
  • шагыйрь сүзләренә язылган җыр башкару (видеоязма);
  • Тукай иҗатына һәм шәхесенә багышланган автор шигырьләре (видеоязма яки текст);
  • шагыйрьнең иҗатына һәм шәхесенә багышланган сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәре; 
  • Тукай әсәре буенча театральләштерелгән тамаша.

Һәр номинациядә, бишенче пункттан тыш, бәяләү ике яшь төркеме: 17 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр буенча үткәреләчәк. Материаллар һәм гаризаларны Nailya.Akmaeva@tatar.ru электрон адресына 2021 елның 5 апреленә кадәр җибәрергә кирәк.

Шулай ук эшләрне #ТукайИле135 хэштэгы белән Инстаграм социаль челтәрендә урнаштырырга һәм Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегенең @polpredstvo_tatarstana_moskva битен күрсәтү тәкъдим ителә.

Җиңүчеләрне бүләкләү 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәният үзәгендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган гала-концертта узачак. Иң яхшы эшләр сайтта һәм вәкиллекнең социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләрендә чыгачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100