news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Мулла авылында әдәби кичәдә балалар татар әкиятләрен сөйләгән

«Фольклор укыйбыз» кичәсе Туган тел көне уңаеннан оештырылган.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Самара өлкәсендәге Елховка районының Мулла авылы китапханәсендә «Фольклор укыйбыз» акциясе узды. Биредә балалар татарча әкиятләр укыган.

Самара татарлары сайтында хәбәр итүләренчә, китапханәдә әдәби чара Туган тел көне уңаеннан оештырылган.

Альбина Салюкова һәм Алсу Ашурова татар телендә тавык йомыркасы турында әкият, ә Илдар Кормалиев юрганнар турында халык әкиятен сөйләде. Арина Ибраһимова туган телендә көлдергечләр укыды. Гөлнур Хәйруллина бик күп такмазалар әйтте.  

«Үсеп килүче буын үз үрнәкләре белән туган телгә хөрмәт һәм мәхәббәт, татар халкының мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм баетуга омтылыш күрсәтә», диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100