Баулыда «Татар кызы» бәйгесендә җиңүче ачыкланды

Нәтиҗәдә Баулының иң гүзәл кызы Илмира Мәҗитова «Татар кызы» дип игълан ителде.

(Баулы, 7 март, «Татар-информ», «Баулы-информ», Айгөл Хөсәенова). Баулы районының Кызылъяр авылы мәдәният йортында «Татар кызы» халыкара бәйгесенең район этабы үтте. Бөтендонья татар конгрессы җирле бүлекчәсе һәм район мәдәният бүлеге оештырган бәйгедә барлыгы унбер кыз катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар матурлык бәйрәмендә дүрт конкурста — «Танышу», «Сорау-җавап», «Милли ризык», «Иҗади» конкурсларда үзләрен күрсәтте, көч сынашты. Конкурсның һәр баскычы кызларның аерым бер сәләтен ачып бирде. Кызлар үзләре белән дә үзенчәлекле итеп таныштырды.

«Сорау-җавап» конкурсында сылу кызлар үзләренең никадәр зирәк икәннәрен расладылар. Иң тәмле конкурсның берсе «Милли ризык» булгандыр. Әлеге бәйгедә дә кызлар сынатмады. Берсеннән берсе тәмле, зур осталык белән әзерләнгән милли ризыклар алып килеп, үзләренең уңганлыкларын, булганлыкларын күрсәттеләр.

Бәйгедә кызлар үзләренең туган телләрен, татар халкының гореф-гадәтләрен белүләрен расладылар. Ике сәгатьтән артык барган матурлык бәйрәме сизелми дә үтеп китте. Жюри әгъзаларына җиңүчене билгеләргә бергенә дә җиңел булмады, чөнки кызларның һәрберсе «Татар кызы» исемен йөртүгә лаек иде.

Нәтиҗәдә Баулының иң гүзәл кызыИлмира Мәҗитов «Татар кызы» дип, а игълан ителде. Ул бүгенге көндә Әлмәт музыка көллиятенең IV курсы студенты. Чарада катнашкан һәр кыз лаеклы үз исемен алды.