news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда татар-башкорт яшьләре дөнья иминлегенә Коръән ашы үткәргән

Коръән ашында Изге китаптан сүрәләрне Төркия татары Фазыл Агиш башлап укыган.

Истанбулда татар-башкорт яшьләре дөнья иминлегенә Коръән ашы үткәргән
Ләйсән Тапсыз

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Истанбул татар-башкорт яшьләре, «Россия-Төркия мәдәният, мәгариф, ярдәмләшү һәм теләктәшлек» оешмасы каршында исәнсез кешеләргә, һәр кешенең исәнлеге-саулыгына, дөньяның иминлегенә Коръән ашы үткәргән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.

«Ике чарага барлыгы унбиш кеше килде. Коръән ашын 73 яшьлек Төркия татары Фазыл Агиш килеп, „Фатыйха“ һәм „Ихлас“ сүрәләре белән башлап җибәрде. Чараны киләчәктә Коръән хафизы булачак Абдуррахман Карачай „Гимран“ сүрәсе белән дәвам итте. Коръән ашы алдыннан пәрәмәч пешерү буенча мастер-классны Ләйсән Тапсыз белән Вильдан Карачай оештырды. Анда катнашучылар пәрәмәчне үзләре бөгеп кыздырырга теләк белдерде, без каршы килмәдек», — диде ул.

Айгөл Зара Кәбирова сүзләренчә, ашта оешманың җитәкчесе шәйх Мөхәммәд Карачай да катнашкан. «Шулай итеп, өстәл артында төрки халыклар булды, алар арасында төрекләр, татарлар, башкортлар, карачайлар, ахыскалар һ.б. килде. Бер-беребезнең тел һәм мәдәният үзенчәлекләре белән таныштык. Киләчәктә дә аралашып, ярдәмләшеп, очрашып тору теләге белән саубуллаштык», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100