Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Түгәрәк уен» XII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале читтән торып оештырылачак
«Түгәрәк уен» фестивале — Россиядә татар фольклорына багышланган бердәнбер фестиваль.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). «Түгәрәк уен» XII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале читтән торып оештырылачак. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән фольклор коллективлары һәм башкаручылар катнашачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
1-12 декабрьдә «Түгәрәк уен» XII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале кысаларында өйрәтүче семинарлар үткәрелә. Атна дәвамында белгечләр төрле юнәлешләр буенча татар фольклоры үзенчәлекләре турында сөйләячәк.
Фестиваль кысаларында 7-11 декабрьдә видеоконференцияләр (Zoom) форматында мәдәният өлкәсендә танылган спикерлар-экспертлар һәм конкурста катнашучылар катнашында онлайн семинарлар, лекция, остаханә, түгәрәк өстәлләр узачак.
12 декабрьдә, 18.00 сәгатьтә Татфолк рәсми ютуб-каналында финал туры трансляциясе узачак, анда конкурс лауреатлары игълан ителәчәк.
Фестивальне Татарстан Мәгариф министрлыгы гамәлгә куя, «Таткультресурсцентр» дәүләт бюджет учреждениесе, «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы оештыра.
«Түгәрәк уен» фестивале — Россиядә татар фольклорына багышланган бердәнбер фестиваль. Фестиваль беренче тапкыр 2010 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында үткәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз