news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Россиянең башка төбәкләре өчен татар телендәге 5,8 мең дәреслек сатып алды

Республика этномәдәни татар компонентлы мәктәпләргә татар телендәге укыту-методик һәм матур әдәбият белән ярдәм итә.

Татарстан Россиянең башка төбәкләре өчен татар телендәге 5,8 мең дәреслек сатып алды
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Россиянең башка төбәкләре өчен татар телендәге 5,8 мең дәреслек сатып алды. Бүген бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында хәбәр итте.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Россиянең башка төбәкләре өчен татар телендә дәреслекләр якынча 3 млн сумга сатып алынуын искәртте.

Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, Россиянең 26 субъектында татар теле укыту планнары буенча өйрәнелә, илнең җиде төбәгендә татар халкының телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү өчен якшәмбе мәктәпләре эшли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100