news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның татар басмалары тираж саклап калу тәҗрибәсе белән уртаклашты

Бөтендөнья татар конгрессында төбәкләрдә татар журналистикасы проблемаларына багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.

Башкортстанның татар басмалары тираж саклап калу тәҗрибәсе белән уртаклашты
Рамиль Гали

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Бөтендөнья татар конгрессында түгәрәк өстәл утырышында Башкортстан басмалары баш мөхәррирләре тираж саклап калу, үстерү тәҗрибәләре белән уртаклашты. Биредә, Бөтенроссия татар журналистлары форумы кысаларында, төбәкләрдә татар журналистикасына багышланган утырыш узды.

Башкортстанның «Кызыл таң» газетасы универсаль журналистларга өстенлек бирә. Баш мөхәррир Фаил Фәтхетдинов кәгазь басмаларны саклап калырга тырышуларын сөйләде. «Кызыл таң» нәшриятында өч басма чыга: «Кызыл таң» газетасы, «Тулпар» һәм «Әллүки» журналлары. Алар параллель рәвештә эшләнә.

«Без конвергент журналистлар әзерләргә тырышабыз. Журналист бер язманы төрле басмаларга яраклаштырырга тиеш. Редакциядән бер журналист бара, „Кызыл таң“ өчен, яшьләр, балалар журналы, сайт һәм социаль челтәрләр өчен эшли. Сайтка материал куйган өчен гонорар аерым түләнә. Бу сайтка кереп караучылар санына бәйле. Журналист яза, материалы укылуга карап гонорар бирелә», — диде Фаил Фәтхетдинов.

Ул басма газеталарның тиражы стабиль булуын әйтте. Язылу хакы Татарстан басмаларыннан күпкә кыйммәт булуын искәртте. «Мәсәлән, ярты елга „Кызыл таң“ газетасын алдыру 1,5 мең сум, бер елга 3 мең сум. Татарстан басмалары ярты елга 800-900 сум», — ди Фаил Фәтхетдинов.

«Өмет» газетасы баш мөхәррире Рәдис Ногманов дистә еллап инде газета тиражы 12 белән 14 мең арасында тибрәлүен әйтте.

«Укучыны ел дәвамында саклау җиңел түгел. Бер үк җырчы гел җырласа бизәсең, укучы да шулай бизәргә мөмкин. Газетада да шулай. Соңгы елларда Татарстаннан Башкортстанга берничә шәхси газета килеп керде. Бу безгә конкуренция булды, ләкин без аңардан курыкмыйбыз. Үз укучыларыбызга ышанабыз, таянабыз», — диде.

Рәдис Ногманов әлегә кадәр Интернеттан бигрәк басма газетаны үстерүгә тырышлык куйганнарын белдерде. Аның фикеренчә, бүген журналистлар уйлап язудан читләшә башлады.

«Баш белән уйлый торган журналистлардан бармак белән уйный торган журналистларга әйләнәбез. Мотивация булгач, журналистлар да күбрәк Интернетта яза башлады. Интернетта дусларың, кереп караучылар саны күбәйсә, акча бүленә», — диде.

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тиражда динамикага материалның сыйфаты тәэсир итүен билгеләп узды. Фаил Фәтхетдинов фикеренчә, эш сыйфатта гына түгел. «Син шундый сыйфатлы язма эшләргә мөмкинсең, ә укучылар әз булу ихтимал, шуның өчен репост эшләргә кирәк. Һавадан көтеп утырырга кирәкми», — диде.

Утырышта Санкт-Петербург, Пермь, Әстерхан вәкилләре үз проблемалары хакында әйтте. «Сөембикә» журналы баш мөхәррире урынбасары Гөлнур Сафиуллина төбәкләрдәге татар газеталарына күзәтү ясап, төп хаталарын санап чыкты.



Галерея: Форум татарской журналистики РФ
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100