Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Конституциясенә багышланган акция-концертка төрле милләт вәкилләре чакырулы
Чара Кремль яр буенда бүген, 6 ноябрьдә, 15:00 сәгатьтә башлана.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Конституциянең 25 еллыгы уңаеннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырылган акция-концертка Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре чакырулы. Бу хакта “Татар-информ” матбугат үзәгендә узган конференциядә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов әйтте.
“Без бары тик татар кешеләрен генә түгел, ә бөтен Татарстан халкын чакырабыз. Аеруча рус, чуваш, удмурд оешмалары һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләрен чакырдык. Татарстан - безнең уртак йортыбыз. Ул татар халкы өчен дә, башка милләт халыклары өчен дә әһәмиятле булып тора”, - диде Айрат Фәйзрахманов.
Исегезгә төшерәбез, бүген, 6 ноябрьдә - Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә - 15:00 сәгатьтә Кремль яр буенда татар эстрадасы һәм альтернатив музыка вәкилләре катнашында акция-концерт узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз