news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодар татарлары түбәтәй бизәргә өйрәнәчәк

Осталык дәресен татар халкының зәркән бизәнү әйберләрен ясау белән шөгыльләнә торган «Мирас» клубы үткәрә.

Краснодар татарлары түбәтәй бизәргә өйрәнәчәк
Владимир Васильев

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы 16 октябрь көнне төбәктәге татарлар өчен түбәтәй бизәү буенча осталык дәресе уздыра.

«Краснодардагы „Мирас“ клубы татар халкының зәркән бизәнү әйберләрен ясау белән шөгыльләнә. Теләгән һәркем татар түбәтәен бизәргә өйрәнә алачак», — диде Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Мастер-класс 11 сәгатьтә башлана һәм 4 сәгать дәвам итәчәк. Төбәктәге эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә, чарада 10 гына кеше катнаша ала. Осталык дәресендә катнашырга теләүчеләргә 8(918) 012-10-02 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

Краснодар крае татарлары мондый чараларны һәрдаим үткәрә. Моңа кадәр андагы милләттәшләребез милли бизәнү әйберләре ясарга өйрәнгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot