news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якын Көнчыгыш илләрендә яшәүче татарлар беренче тапкыр онлайн очрашу уздырачак

Блогер Әлфия Бәдретдинова әлеге очрашу милләттәшләрнең үзара танышу һәм аралашу мәйданчыгы булачагын әйтте.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 17 октябрьдә, 10:00 сәгатьтә Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләрендә яшәүче татарларның зур очрашуы узачак. Чара Zoom кушымтасында онлайн форматта уздырыла. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Дубайда яшәүче татар блогеры Әлфия Бәдретдинова сөйләде.

«Очрашуда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Оман, Кувейт, Ливан һ.б. шәһәрләрдә яшәүче татарлар, шулай ук Татарстаннан махсус кунаклар катнашачак. Чарага теләгән һәркем керә ала. „Голос. Дети“ проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм музыкант Артур Маузер татар җырларын яңгыратачак», — диде ул.

Блогер сүзләренчә, хәзерге заманда дус-танышлар белән элемтәләрне югалтмау мөһим. «Татарлар һәм башкортлар тату яши, милли бәйрәмнәр үткәрә һәм дөньяның төрле илләрендә элемтәдә торалар. Очрашу Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләрендә яшәүче ватандашлар арасында элемтәләрне киңәйтү максатыннан уздырыла. Бу үзара танышу мәйданчыгы да булачак», — диде Әлфия Бәдретдинова.

«Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләрендә яшәүче татарлар һәм башкортлар арасында элемтәләрне ныгытырга, Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләрендә яшәүче татарлар һәм башкортлар катнашында социаль, мәдәни, белем бирү һәм күңел ачу чараларын оештырырга, татар һәм башкорт халкы мирасын, шушы илләрдә торучы татарлар арасында телләрне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерүгә ирешергә телибез», — диде ул.

Әлфия Бәдретдинова сүзләренчә, чара Татарстан Республикасының Дубайдагы Сәүдә-икътисадый вәкиллеге ярдәме белән уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100