news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: Социаль челтәрләрдә балалар өчен татар мохите булдырырга кирәк

«Без җитештергән контент, социаль челтәрләр булмаса, юк дигән сүз», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры.

Шамил Садыйков: Социаль челтәрләрдә балалар өчен татар мохите булдырырга кирәк
Рамил Гали

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләчәк турында уйласак, балаларга интернетта, социаль челтәрләрдә татар мохитен булдырырга кирәк. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Дәүләт Советында Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында шул фикергә басым ясады.

«Балалар һәм яшүсмерләр өчен журналлар бар. Аларның киләчәге интерактив, мультимедияле булса гына бар. Без җитештергән контент интернетта, социаль челтәрләрдә булмаса, юк дигән сүз. Иң мөһим әйбер — социаль челтәрләрдә татар мохитен булдыру», — дип саный Шамил Садыйков. 

Ул бүгенге заман балалары дөньяны телефон аша өйрәнүен искәртте. «Бүген балалар газета укымый, радио тыңламый, телевидение карамый, шуңа „Татмедиа“ басмалары интерактив булырга тиеш. Бөтен журналларда QR-код аша видеога чыгарга була. Уеннар да телефон белән бәйле», — диде Садыйков.

Шамил Садыйков балалар арасында иң актив социаль челтәр Тик-ток булуын әйтеп, проектларны социаль челтәрләргә чыгару бурычы торганын билгеләп узды. «Безнең бурыч — журналларда техник мөмкинлекләр булдыру. „Салават күпере“ журналы нигезендә алты проект тәкъдим итәбез. Бала өчен иң мөһиме — хәрефләрне, сүзләрне, саннарны өйрәнү. Журнал нигезендә шушы проектларны видео аркылы гамәлгә ашырырга уйлыйбыз», — диде. 

Ул яшүсмерләр өчен «Ялкын» журналының эшчәнлегенең 99 проценты интернетта булырга тиешлеген әйтте. «Тугыз проект тәкъдим итәбез. Аларны төшерә башладык, Youtube, Инстаграм, Тик-токка куябыз. Мәсәлән, яшьләр үз районнары буенча экскурсия уздыра. Шигъри клиплар проекты бар», — диде. 

Шамил Садыйков әйтүенчә, студентлар өчен «Идел» журналы да яңа проектларга күчәчәк. «Яшьләр өчен төрле проектлар кирәк. Моның өчен җиһазлар җыю бара. Махсус медиа мәктәп булдырылды. Татар яшьләрен, актив балаларны эзләп табып, аларны яңа алымнарга, интернетта тарату технологияләренә, таргетингка өйрәтү һәм башкалар ниятләнә. Иң төп бурыч — актив балаларны эзләп табу. Шул рәвештә эш барачак», — дип белдерде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100