news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Тел белән бәйле вазгыятьне үзгәртүдә Казан һәм Чаллыга өметләнәбез

«Республика районнарында игелекле гамәлләр белән проблеманы тоткарлап тора алсак та, Казан белән Чаллыда үзгәреш ясый алмасак, киләчәгебездә өмет юк», — ди Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссия рәисе.

Марат Әхмәтов: Тел белән бәйле вазгыятьне үзгәртүдә Казан һәм Чаллыга өметләнәбез
Рамил Гали

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тел белән бәйле вазгыять үзгәрүдә Казан һәм Чаллыга өмет баглавын әйтте. Бу хакта ул Дәүләт Советында комиссия утырышында сөйләде.

«Республиканың муниципаль районнарында игелекле гамәлләр белән проблеманы тоткарлап тора алсак та, Казан белән Чаллыда үзгәреш ясый алмасак, киләчәгебездә өмет юк», — диде Марат Әхмәтов.

Ул Казан һәм Чаллы хакимиятләре вәкилләренә мөрәҗәгать итте. «Икегез дә комиссия әгъзалары, икегез дә башкарма комитет җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, икегезнең дә беренче җитәкчеләрегезгә мөрәҗәгать белән чыктым. Сездән башка тел белән бәйле вазгыятьне үзгәртә алмаячакбыз. Бу мәсьәләне һәр көн селкетеп торсагыз иде», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100