Төмәндә «Чәкчәк» бәйрәме булып үтте

Узган шимбәдә Төмән шәһәренең Тимеръюлчылар мәдәният сараенда «Чәкчәк-Пати» дип аталган бәйрәм булып үтте
(Төмән, 6 октябрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмәндә «Чәкчәк» бәйрәмен өч яшьләр берләшмәсе - Руслан Мамеев җитәкчелегендәге «Ихлас» мөселман яшьләре, «Фәрит Курманов җитәкчелегендәге «Яшь буын» һәм Рәшит Сәгыйтов җитәкчелегендәге «Дулкын» оешмалары - әзерләп үткәрде.
Шәһәрнең Тимерьюлчылар мәдәният сараен атлап керүгә килгән кунакларны бәйрәм рухы биләп алырлык итеп оештрылган иде бу чара, милли көйләр тыштан ук ишетелеп торды. Килеп кергән кунаклар алдында яшьләрнең биеп күңел ачу күренеше ачылды. Милли киемнәрдәге яшь кызлар кунакларны җитәкләп югары катка мендереп, кызлар тезелеп хасил итән «капка» аша үткәреп, өстәлләр янына озата тордылар.
Ә матур итеп бизәлгән өстәлләрдә Сөембикә манарасы, Кәгъбәтулла, пирамидалар итеп «коеп» эшләнгән чәкчәк өемнәре, төрледән-төрле милли ашлар тезелгән иде. Өчпочмак, пәрәмәч, баурсаклар сатылып бирелсә дә, чәкчәкле чәй белән һәр кунак түләүсез сыйланды.
Кунаклар арасында, татарлардан гайре, төрки халыклары вәкилләре дә, өлкән яшьтәге әбиләр дә, балалар да бар иде.
Әлбәттә, кунакларның иң күбесе яшьләр иде. Бу бәйрәмдә яшьләрнең күбрәк булуы бер дә гаҗәп булмады, чөнки алар үзләре оештырды бит бу бәйрәмне. Алар бу чараны яшьләр оешмаларын милли идея тирәсендә берләштерү, милләттәшләребез арасында милли хис һәм милли үзаңны уяту максатларын күз алдында тотып оештырдылар.
Милли ашларны пропагандалау, якташларыбызның күңелләрен милли моңнарыбыз белән сугару, кызыклы очрашуларга булган сусынны кандыру, милли мәдәниятебезгә омтылыш хисләре тәрбияләү кебек максатларына ирештеләр бәйрәмне оештыручылар.
Кичә актлар залында җирле сәхнә йолдызлары катнашы белән оештырылган концерт белән тәмамланды. Кунаклар бик канәгать булып таралдылар кичәдән.
«Чәкчәк» бйәрәмен оештырып үткәрү өчен төп иганәчелек ярдәмен Нурулла Саттаров белән Ринат Насыйров җитәкчелегендәге өлкә татарлары Конгрессы күрсәтте, бәйрәм тантанасын да Конгресс апаратының җитәкчесе Гүзәл Тимканова ачып җибәрде. «Пышка-Тюмень» кулинария кибете белән «Питьевая вода Семейная» акционерлык җәмгыятьләре дә үз өлешләрен керттеләр.
Яшьләр оешмаларының җитәкчеләре үзләре дә канәгать булып калдылар бәйрәмнән, киләчәктә татарлар өчен берсеннән-берсе кызыклырак чаралар үткәрергә әзерләнүләре турында әйттеләр.