news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсенең Үләнкүл авылында «Себер татары утары»н төзү эшләре дәвам итә

Әлеге проект Омск өлкәсе татарлары төбәк автономиясе тарафыннан Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Омск өлкәсе татарлары төбәк автономиясе советы рәисе Радик Миңнеханов Үләнкүл авылында (биредә «Себер татары утары» төзелә) булды. Эшләрнең барышын бәяләп, ул төзүчеләргә башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шунысын да искәртик: Үләнкүл авылында «Себер (Бохара) татары утары» проекты Омск өлкәсе татарлары төбәк автономиясе тарафыннан Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Утарны 8 августта ачу күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100