news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья Кырым татарлары конгрессы быел Әнкарәдә үтәчәк

Конгрессның көнүзәк мәсьәләсе булып кырым ярымутравының сәяси язмышы тора

(Истанбул, 6 июль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиядә гомер итүче Кырым татарлары күптән түгел “Кырым татар җәмгыятьләре платформасы” булып оешып, Бөтендөнья Кырым татар конгрессын үткәрү буенча фикер алыштылар. Очрашуга Кырым татарларының милли лидеры, Украина халык депутаты Мостафа Җәмилев тә катнашты.

15 сәгатькә сузылган җыенның ахырында алынган карарлар белән Кырым милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров таныштырды. Аның сүзләренчә, Бөтендөнья кырым татар конгрессы 31 июль - 2 август көннәрендә башкала Әнкарәдә уткәреләчәк. Чарага Кырым, Төркия һәм дөньядагы барлык кырым татар җәмгыятьләренең вәкилләре чакырылачак.

Конгресста каралачак мәсьәләр һәм җыенның программасы аккредитацияләнгән кешеләргә электрон хәбәрләшү ярдәме белән алдан җибәреләчәк. Конгрессның көнүзәк мәсьәләсе булып кырым ярымутравының сәяси язмышы тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot