Татар буласың килсә, Татарстанга килергә кирәк – БТК БК рәисе Ринат Закиров

Бүген ул Универсиаданың ерак һәм якын чит илләрдән, РФ төбәкләреннән чакырылган шәрәфле кунаклары белән аралашты

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты линиясе буенча XXVII Универсиадага шәрәфле кунаклар буларак чакырып китерелгән милләттәшләр белән БТК БК рәисе Ринат Закиров бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә очрашты. Анда ТР Дәүләт Советы депутаты, БТКның Казан каласы бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов та катнашты.

Р.Закиров, хуш килдегез Казанга, дип Татарстан җитәкчелеге сәламнәрен тапшырам, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламлим, дип ерак һәм якын чит илләрдән, РФ төбәкләреннән җыелган милләттәшләргә мөрәҗәгать итсә, Ф.Мифтахов Казан мэры Илсур Метшин һәм казан татарлары исеменнән сәламләде.

Татарстан башкаласында барган дөньякүләм вакыйга – Универсиададан татар яшьләре дә читтә калмаска тиеш, татарларны әледән-әле җыеп очраштыра-аралаштыра торган Казан белән элемтәләрне ныгыту мөһим һәм татар яшьләре өчен бу кирәк дигән уй белән чакырылдыгыз, диде Ринат Закиров.

Милли үзаңны үстерү белән бергә тарихи аңны да үстерү зарур, шуңа күрә әзерләнгән программага “Болгар” тарихи-мәдәни музей-тыюлыгына бару кертелде. Болгарда тарих турында хәтер яңарту, халкыбызның тарихи урыннарын күреп китү кызыклы да, файдалы да булыр дип санадык. Татарстанда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә борынгы Болгар шәһәрлеге һәм Зөя утрау-шәһәрлеге торгызыла, туристик маршрутлар ясала, диде ул.

Универсиаданың шәрәфле кунаклары Казанда 10 июльгә кадәр булган арада, Болгарга барудан тыш, Универсиада ачылышы тантанасын, төрле спорт ярышларын, Универсиада паркына барып Мәдәни Универсиаданы тамаша кыла, Казан ярминкәсендәге “Бибарс сарай” комплексы белән таныша һәм, ниһаять, үзара аралаша алачак – Татарстан аларга шундый мөмкинлекләр биргән.

Кайбер делегацияләрнең олырак яшьтәге төркем җитәкчеләреннән кала, бу юлы килгән милләттәшләр егетләр һәм кызлар булуын белдерү кирәктер. Бик җылы атмосферада барган очрашу барышында Ринат Закиров аларга үзенең киңәшләрен бирде, БТК БК эшчәнлеге турында сөйләде, аның яшьләргә кагылышлы ягына тәфсилләбрәк тукталды һәм алар өчен Татарстан булдырган мөмкинлекләрне искәртеп узды, республиканың IT технологияләр юнәлешендәге казанышлары һәм бүгенге мөмкинлекләре белән таныштырды, конгрессның якын киләчәккә корылган планнары белән уртаклашты, яшьләрнең фикер-тәкъдимнәрен барлады, сорауларына җавап тотты. “Татар буласың килсә, Татарстанга килергә кирәк: милли байлык, мәдәният, тарих – барысы да бирегә тупланган”, - дип, Р.Закиров элемтәләрнең әһәмиятлегенә басым ясады.

Универсиадага килгәнсез икән, димәк, Татарстан спортчылары өчен тавыш биреп, актив күрсәтергә, җанатарлык ролен башкарырга кирәк булачак – дөньякүләм спорт ярышларында безнең спортчыларга бу бик мөһим, дип басым ясап әйтте БТК БК рәисе Ринат Закиров.