news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов-на-Дону шәһәрендә Көньяк Сабантуе була

Бәйрәмдә милли көрәш ярышы, Татарстан Республикасы һәм Ростов өлкәсе сәнгать осталары концерты булачак.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). 13 июньдә 15:00 сәгатьтә Ростов-на-Дону шәһәренең Левобережный паркында Көньяк Сабантуе була.

Краснодар татарларының «Болгар — К» татар оешмасының инстаграм аккаунтында хәбәр ителгәнчә, бәйрәмдә милли көрәш ярышы, Татарстан Республикасы һәм Ростов өлкәсе сәнгать осталары концерты, милли ярышлар буенча спорт-уен программасы була.

Шулай ук уеннар, бәйгеләр, мастер-класслар булачак, интерактив зоналар эшләячәк.

Оештыручылар бәйрәмгә алып барырга автобуска заказ бирү өчен исемлек төзи. Юл бәясе кешеләр саны билгеле булган исәпләнә.

Мәгълүматны 89183495065 номерына шалтыратып белергә була.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100